
Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның әкиятләрен балалар белән бергәләп өйрәнәбез. Тукай әсәрләре балалар күңеленә якын, аңлаешлы. Шагыйрьнең әкиятләре аша без балаларга туган телебезнең матурлыгын, табигатькә мәхәббәтне җиткерергә тырышабыз. Без шагыйребезнең мирасына хөрмәт белән карап, аны киләчәк буыннарга тапшыруны дәвам итәбез. «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проекты кысаларында, 28нче май көнне, балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән, Г.Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре белән танышырбыз.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.