
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев — язучысы, мәшһүр татар драматургы, Габдулла Тукай, Р.Төхфәтуллин, һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы – «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе басылып чыга. Әлмәт татар дәүләт драма театрында пьесалары сәхнәләштерелә. Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Китапханәдә язучыга багышланган китап күргәзмәсе эшли, Ф.Садриев иҗаты белән танышу өчен, китап сөючеләрне китапханәдә көтеп калабыз.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.