
Бөек татар халкының гүзәл улы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, аның иҗат дөньясына сәяхәт кылачакбыз. "Еллар аша Тукай дәшә" исемле тамчы-шоу сезнең йөрәкләрдә моң кабызыр, күңелегезгә рухи күтәренкелек өстәр дип ышанабыз. Чарабызның һәр мизгеле Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырачак.
Уенда Тукайның иң якын, иң мәшһүр әсәрләреннән өзекләрне искә төшереп, аларның заманча интерпретацияләрен тәкъдим итәчәкбез. Төрле сәнгать төрләре аша, заманча музыкаль бизәлеш һәм мультимедиа чаралары кулланып, без шагыйрьнең рухын, аның сүзләренең көчен һәм мәңгелеген сезгә җиткерергә тырышачакбыз.
Тукайның мирасын саклау, аның әдәби мөхитен баету – ул безнең изге бурычыбыз. Күңелләрне җылытырлык, хисләргә күмелдерерлек шушы тамашага рәхим итегез!

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.