Китапхханәдә «Татар телем, серле, моңлы бишек» проекты кысаларында «Әдәпле, үзе матур гадәтле» исемле әдәплелек дәресе үткәреләчәк. Балаларны «Тәмле сүз» китабы белән таныштыру булачак. Әлеге китаптагы хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр сабыйларга әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан иҗат ителгән. Китапханәче дәрес барышында балаларга бер-берләре белән әдәпле итеп аралашырга, игътибарлы булырга, тылсымлы сүзләрне кирәкле урында дөрес кулланып сөйләшергә кирәклеге турында сөйләячәк.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.