Кадерле китап сөюче дусларыбыз, сөенче! Китапханәбездә тагын бер яңа китап – Лилия Закированың “Язылмаган китап” өстәлде.
Үткен каләмле язучы Лилия Закированың әлеге китабында аның өр-яңа повесте һәм хикәяләре урын алды. Көчле фәлсәфә һәм аңлаешлы тел белән язылган әсәрләрдә мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт, матур ялган һәм ачы хакыйкать кебек темалар калкып чыга. Автор геройлары белән бергәләп «Үз сукмагыңнан ничек тайпылмаска?», «Тормыш төбеннән чыгу юлын кайдан табарга?», «Ата-аналарның балалары язмышын хәл итәргә хаклары бармы?» кебек сорауларга җавап эзли. Һәр кеше үз язмышы өчен үзе җаваплы, һәркемнең бәхете үз кулында дигән идея үткәрә. Китап киң даирә укучылар күңелендә көчле кайтаваз табар дип өметләнәбез.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.