Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. 27 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә әлеге матур бәйрәм уңаеннан «Әнием–кадерлем» дигән исем астында «Яшьлегем чишмәләре» төркеменә йөрүче шәһәребезнең хезмәт ветераннары өчен әдәби–музыкаль кичә оештырылачак. Шигырьләр, матур җырлар аша әниләребез үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Бу чарада мәртәбәле «әни» исемен йөрткән һәр кешегә дә якты матур теләкләр, күтәренке кәеф бүләк ителер.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.