«Чыктым ышанычлы юлларга...»

«Чыктым ышанычлы юлларга...»
21 мая 2026 13:00
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

21 май сәгать 13.00 дә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Түбән Каманың 60 – еллык юбилее уңаеннан оештырылган «Бу – безнең шәһәр» проекты кысаларында «Чыктым ышанычлы юлларга….» дип исемләнгән әдәби – музыкаль очрашу булачак. Очрашу кунагы – өч китап авторы Зиләрә Вахитова – Шәфигуллина. Зиләрә ханым Түбән Кама шәһәренең башлангыч елларында яшәгән беренче төзүчеләрнең берсе.                                                                                                        Танышканда Бистә генә идең,
Түбән Кама - яшьлек шәһәрем,
Синең белән мин дә бәлигъ булдым,
Синдә үстем, синдә яшәрдем.                                                                                                                              1966 – 1978 елларда Түбән Кама шәһәрендә яшәгән елларын искә алып, 1978 елда делегат булып сайланып, комсомолның 18 съездында катнашкан Зиләрә ханымның уртаклашыр истәлекләре, шәһәр белән бәйле хатирәләре бик күп. Шигырьләр, җырлар, кызыклы гомер вакыйгалары белән үрелеп баручы әлеге очрашу тамашачыларга кызыклы һәм кирәкле булыр дигән фикердә калабыз. Килегез, шәһәр тарихының башлангыч елларын бергәләп күзәтик!

 

 


Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске