«Бер шагыйрә хакында...»

«Бер шагыйрә хакында...»
27 марта 2025 13:00
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

Шигырьләрнең төрлесе була: кайбер шигырьләрне укыйсың да, шагыйрьнең ни әйтергә теләгәнен аңлый алмыйча, аптрап каласың. Шигырь синең күңелеңә үтеп керми, зиһенеңне баетмый. Андый шигырьләрне бер укыйсың да онытасың. Әмма барлык шигырьләр дә андый түгел. Арада шундый шигырьләр була: алар серле, тирән фикерле. Ул шигырьләр күзеңне ачып җибәрә, уйландыра, сагышландыра, моңландыра. Үзе белән ияртеп сине, син белмәгән серле, сихри дөньяга алып кереп китә.
«Караш» проектын дәвам итеп, ике китап авторы Фәнүзә Сабированы чакырдык. «Бер шәгыйрә хакында...» дип исемләнгән әдәби очрашуның кунагы киң кырлы, үзенчәлекле ханым. Тормыш юлының кызыклы вакыйгаларына күз салып, шигърияте аланында ял итеп, һәркемне әлеге очрашуга көтәбез. Искиткеч гүзәл табигатьле Түбән Кама районының кызыл Чапчак авылында туып, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Фәнүзә ханым иҗаты һәркемдә зур кызыксыну һәм соклану уятыр, дигән теләктә калабыз.


Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске
Мар
14
Мар
10
Мар
13
Мар
14
Мар
13
Мар
14
Мар
14
Мар
17
Мар
14
Мар
16
Мар
22
Мар
20
Мар
15
Мар
18
10 марта, 11 марта ...
Для детей Бесплатно Литература Культура День Победы Праздники 23 февраля