
2025 елның 15 нче февралендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Муса Җәлилнең төрле елларда басылып чыккан китаплары бөтен дөньяга танылды. Татар шагыйрьләреннән беренчеләрдән булып ул 1957 нче елда «Моабит дәфтәрләре» дип аталган шигырьләр циклы өчен Ленин исемендәге премия белән бүләкләнде. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә куелган китаплар арасында Муса Җәлилнең рус һәм татар телендә дөнья күргән әсәрләре, якыннарының, дусларының басмалары урын алды. Әлеге китаплар һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга һәм өйрәнергә ярдәм итәр.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.