Гадәттәгечә 10 раундтан торган квизда сезне Тукайның иҗатына, тормышына, замандашларына бәйле сораулар көтер. Шулай ук аңа багышланган иҗатка да (рәсем сәнгате, әдәбият, театр) тукталып китербез.
Уенда Татарча Элиас, татар сүзләре этимологиясе, кызыклы тәрҗемәләргә багышланган сораулар да булачак - хәзер үк әзерләнә башласагыз да була!
Квизга команда туплап та, үзеңә генә дә килергә була. Язылу өчен билет сатып алырга һәм команда исемен телеграм буенча @Muratishka га язырга кирәк.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Казани в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.