СоюзМультПарк – легендар «Союзмультфильм» киностудиясенең күңел ачу паркы! Анда берничә буынның яраткан мультфильмнары җанлана. 2500 кв. м мәйданны биләгән бу паркта заманча технологияләр кулланып төзелгән 12 интерактив аттракцион урнашкан. Монда «Простоквашино», «Ну, погоди!», «Бремен музыкантлары» һәм башка мультфильм геройларын очратырга мөмкин.
Экскурсия эксперименталь рәвештә беренче тапкыр татар телендә узачак. Аны «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина алып бара.
Керү түләүле. Билетлар СоюзМультПарк прайсы буенча
Подписавшись, вы будете получать информацию о предстоящих событиях в Казани по выбранным типам.
Письма приходят раз в неделю, не чаще.
Спама не будет, обещаем! Отписаться можно в любой момент.