Татарский государственный театр драмы и комедии им. Карима Тинчурина представляет мелодраму «Слава Воинам Отечества!», посвященную 80-летию со Дня Победы в Великой Отечественной войне и героям СВО. В основе спектакля лежат такие произведения татарского писателя, участника Великой Отечественной войны Амирхана Еники как «Дитя», «Песня любви» и «Мать и дочь».
Поэт Ильдар Юзеев называл классика татарской литературы Амирхана Еники «Жаворонком потемок человеческих душ». Именно поэтому данный спектакль, основанный на трех произведениях автора, вошедших в школьную программу, никого не оставит равнодушным. В своих произведениях Амирхан Еники описывает, какое горе принесла война, какое влияние она оказала на судьбы людей, повествует о несгибаемости нашего народа, его силе духа.
Помимо этого, спектакль «Слава Воинам Отечества!» способствет воспитанию в молодом поколении чувства патриотизма, любви к своему родному краю, к своему родному языку.
80-летию Великой Победы и героям СВО посвящается.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган «Сезне Ватан Онытмас!» дип исемләнгән мелодрама тәкъдим итә. Спектакльнең нигезен Бөек Ватан сугы¬шы вакытында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларын¬да рядовой солдат булып хезмәт иткән күренекле язучы Әмирхан Еникиның «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» хикәяләре тәшкил итә.
Шагыйрь Илдар Юзеев татар әдәбиятының горурлыгы булган Әмирхан Еникине «Күңел карурманнарының тургае» дип атаган. Шуңа да әдипнең мәктәп программаларында лаеклы урын алган өч хикәясе буенча эшләнгән әлеге спектакль берәүне дә битараф калдырмый. Ул сугыш китергән ачы хәсрәтнең, сугыш фаҗигасенең кеше тормышына ничек тәэсир итүен, халкыбыз күңелендәге яшәү көченең чиксезлеген, рухи куәтен тасвирлый.
Моннан тыш, «Сезне Ватан Онытмас!» спектакле — яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре уятуга, яшүсмерләрдә туган телебезгә, туган илебезгә карата патриотик рух тәрбияләүгә ярдәм итә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышлана.