Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең концерты татар фольклоры нигезендә ясалган вокаль, хореографик һәм инструменталь концерт номерларыннан тора. Татарстан Республикасының фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле музыка дөньясында үзенең универсальлеге белән аерылып тора: артистлар профессиональ дәрәҗәдә җырлыйлар, бииләр, төрледән-төрле музыка уен коралларында — гармунда, курайда, кубызда, борынгы уен кораллары — гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя, давылда уйныйлар. Узган сезонда коллектив үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ансамбль репертуарындагы беренче куелган әсәрләр белән беррәттән, концертта, театральләштерелгән тамашалар рәвешендә, яңа номерлар да тәкъдим ителәчәк. Һәр чыгыш югары профессиональ дәрәҗәдә камилләштерелгән. Концерт номерлары тере башкаруда тәкъдим ителә. Концертта, ансамбльдән тыш, Татарстан Республикасының халык артисты, танылган педагог Мингол Галиев (тенор) һәм Татарстан Республикасының халык артисты, И. Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты, Камал исемендәге театр актеры Әсхәт Хисмәтов(баритон) үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәкләр. Шулай ук ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов башкаруында да җырлар яңгыраячак. Матур милли киемнәр, дәртле биюләр, йөрәктән чыккан җырлар тамашачыларны битараф калдырмас. Концертны алып баручы — ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов. Концерт Государственного ансамбля фольклорной музыки Республики Татарстан состоит из вокальных, хореографических и инструментальных номеров из репертуара ансамбля на основе татарского фольклора в виде театрализованных представлений. Ансамбль представляет собой уникальное явление в музыкальном пространстве: все артисты коллектива являются универсалами, профессионально поют, танцуют, играют на музыкальных инструментах. В их руках виртуозно звучат гармонь, курай, кубыз, саз, сорнай, думбыра, давыл... В прошлом сезоне коллектив отметил свой 25 летний юбилей. В концерте, наряду с первыми постановками, будут представлены и новые номера. Каждый номер отточен до высокой степени профессионализма. В концерте, кроме ансамбля, будут выступать такие именитые артисты старшего поколения, как Народный артист Республики Татарстан, педагог Мингол Галиев (тенор) и Народный артист Республики Татарстан, лауреат республиканской премии им. И. Шакирова, актер театра им. Камала Асхат Хисматов(баритон). Своими сольными песнями выступит и художественный руководитель коллектива Айдар Файзрахманов. Яркие национальные костюмы, зажигательные танцы, душевные песни никого из зрителей не оставят равнодушным. Ведущий концерта — художественный руководитель ансамбля, Заслуженный артист России, Народный артист Республики Татарстан, лауреат Государственной премии Республики Татарстан им. Габдуллы Тукая, профессор Айдар Фатхрахманович Файзрахманов.