2026 елның 26 нчы сентябрендә Казан шәһәре, Спартак урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен беренче республика күләмендәге һөнәри конкурс-премия «Туган тел фестивале»нә чакырабыз.
«Туган тел фестивале»нең төп максаты — республикабызда татар телен өйрәтүдә инновацион алымнар кулланучы, инициативалы, иҗади һәм актив мәктәпкәчә белем бирү укытучыларын һәм тәрбиячеләрен ачыклау, аларның тәҗрибәсен бәяләү һәм лаеклы рәвештә бүләкләү.
Фестиваль шулай ук татар телен балаларга кызыклы, заманча һәм нәтиҗәле итеп өйрәтүче укытучыларны һәм тәрбиячеләрне берләштерү, алдынгы тәҗрибәләрне тарату һәм туган телгә мәхәбәт тәрбияләүгә өлеш кертү максатын куя.
Бу чарада республиканың алдынгы тәрбиячеләре үз чыгышларын күрсәтәчәк. Кемнәр икәнен күрәсегез килсә, онытылмаслык бу чарага теркәлергә ашыгыгыз!
«Туган тел фестивале»ндә очрашканга кадәр!








Подписавшись, вы будете получать информацию о предстоящих событиях в Казани по выбранным типам.
Письма приходят раз в неделю, не чаще.
Спама не будет, обещаем! Отписаться можно в любой момент.