«Казан хикәяләре» белән «Татар хатын-кызлары» җыентыгыннан соң «Мәхәббәт» исемле комиксларга чират җитте.
Китапны без, Регина Гаязова һәм Рәдиф Кашапов, чыгардык.
Дүрт гаилә, дүрт хикәя, татар телендә:
Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспринский - нәширләр, мөхәррирләр, журналистлар, Россиядә мөселманнар өчен газета чыгаручылар.
Фатихә белән Сөләйман Аитовлар - хатын-кызлар өчен мәктәп ачучылар.
Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар - режиссерлар династиясе.
Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскарова - шагыйрь һәм актриса.
Очрашуда рәссамнар Юлия Галиәкбәрова һәм Фәйрүзә Латыйфуллина, этнограф Динә Гатина-Шәфыйкова, Нөнәгәр авылында Кәшифә Тумашевы музеен ачып җибәрүче Рәйсә Хәбибуллина катнашалар.
Комикслар турында, тарихны саклау турында, мәхәббәт турында сөйләшербез.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Казани в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.