Илһам Шакиров — 90

Илһам Шакиров — 90
Татарская филармония им. Габдуллы Тукая
Татар филармониясе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен дә әһәмиятле дата. Бу көнне легендар җырчы, исеме дөнья күләмендә танылган, миллионлаган тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Илһам Гыйльметдин улы Шакиров туган. Быел аңа, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде.
Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында мәшһүр җырчыбыз зур концерт эшчәнлеге алып барды, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә гастрольләрдә булды. И. Шакиров концертлары һәрчак зур уңыш белән узды.
Асыл җырчыбызның искиткеч зур репертуары татар халык җырларыннан, бик күп татар композиторлары әсәрләреннән тора иде. Халык җәүһәрләре булган җырлар белән рәттән, ул классиканы да җырлады, романсларны яратып башкарды. Шулай ук татар тамашачысы рус, казах, үзбәк, әзәрбәйҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларның җыр сәнгате белән И. Шакиров жырлары аша танышты.
Илһам Шакиров 59 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы булып, милләтебезгә армый-талмый хезмәт итте. 2002 елдан башлап бүгенгә кадәр филармониядә бөек җырчының туган көненә багышланган концертлар уздырыла. 2017 елга хәтле Илһам Шакиров аларда үзе дә катнашып килде. 2025 елның 24 февралендә легендар җырчыбызның тууына 90 ел тулуга багышланган өстәмә концерт була. Анда Илһам Шакиров җырлары татар эстрадасы йолдызлары башкаруында яңгыраячак.
Бәйрәм кичәсендә Зилә Сөнгатуллина, Резеда Галимова, Фирдинант Сәлахов, Рәсим Низамов, Вил Усманов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев, Вадим Захаров, Артур Исламов, Рөстәм Насыйбуллин, Бәширә Насыйрова, Рөстәм Хөсәенов, Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Булат Закиров, Асылъяр, Салават Шәфыйков, Илшат Сибәгатуллин, Роберт Миңнуллин, Миләүшә Миңнушина, Зарина Хәсәншина, Гөлнара Байназарова, Айнур Моратов һәм Әлфис Галиуллин (баянчылар), Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры оркестры катнашачак.
Концерт өч бүлектән тора:
I бүлек — татар халык җырлары;
II бүлек — татар композиторларының классик әсәрләре;
III — эстрада җырлары.
Оештыручыга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында күрсәтелгән катнашучылар исемлеге кимрәк булырга яки үзгәрергә мөмкин

Стоимость 1000 - 3500
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Татарская филармония им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия

Все мероприятия в Казани
22 февраля, 23 февраля ...
Мар
01
22 февраля, 23 февраля ...
Мар
01
Мар
06
22 февраля, 28 февраля ...
22 февраля, 25 февраля ...
Фев
24
Фев
25
Фев
26
Фев
26
26 февраля
22 февраля, 08 марта ...
Мар
03
Фев
25